+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 апрель 2020, 16:20

Чир таралуның югары ноктасы әле үтелмәгән

Русия Президенты Владимир Путин белгечләр белән Русиядә санитар-эпидемиологик вәзгыять турында киңәшмә үткәрде.

Ул белдергәнчә, чир таралуның югары ноктасы әле үтелмәгән. Шулай ук, киңәшмәдә к-вирустан вакцина булдыру өстендә эш барышы һәм дәвалауның яңа ысулларын гамәлгә кертү турында фикер алышынды.

Владимир Путинның бәяләве буенча, коронавирус инфекциясен дәвалауның яңа ысулларын гамәлгә кертү Русиядә башка илләргә караганда иртәрәк башланырга мөмкин.

– Авыруның югары ноктасына мөмкин кадәр әзерлекле килү шарт. Һәм моның өчен барысын да эшләргә кирәк, – дип белдерде Владимир Путин.


Фото: ria.ru сайтыннан.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Chir-taraluni-yugari-noktasi-le-telm-g-n-230504/

Читайте нас: