-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 апрель 2020, 10:10

Кайсы сабын коронавирустан яхшырак саклый?

Антибактериаль сабынмы әллә көн дә кулланган гадиеме? Роспотребнадзор бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

"Вирусны юып төшерү өчен кулларны гадәти сабын белән, ягъни сезнең өегездә булган теләсә нинди сабын белән юарга мөмкин. Бактериягә каршы сабыннар вирусларны юк итмәскә мөмкин, чөнки вируслар бит бактерия түгел, аларның тотрыклылыгы башка. Әмма антибактериаль сабын, гади сабын кебек үк, аларны юып төшерә ала”, - диелгән Роспотребнадзор сайтында.
Шуңа күрә, дуслар, нәтиҗәлерәк дип антибактериаль сабын артыннан чапмагыз, болай да еш юудан куллар тиресенә зыян салына (ә әлеге сабынның яхшы бактерияләрне дә юк итергә мөмкинлеген беләбез, шулай бит?).
Сабынның нинди булуы мөһим түгел монда, ә еш һәм дөрес итеп кул юу әһәмиятле.

Автор : Шаһиева Гөлназ
Чыганак: rospotrebnadzor.ru
Фото: iz.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Kaysi-sabin-koronavirustan-yahshirak-sakliy-229137/
Читайте нас: