+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 апрель 2020, 13:10

Республикага акча килә!

Башкортстанга йогышлы чирләр госпитальләрен медицина җиһазлары белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 2 млрд сумнан артык акча күчерелде.

РФ хөкүмәте карары белән республика бюджетына бу акчалар 1,2 млрд һәм 831 млн сум күләмендә ике транш белән күчәчәк. Әлеге акчаларга кислород белән тәэмин итү системасы үткәреләчәк, хастаханәләрнең койкалары коронавирус белән авыручылар өчен көйләнәчәк, шәхси саклану чаралары сатып алыначак, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтек саклау министрлыгында.
861,7 млн сумга җиһаз сатып алу өчен контрактлар төзелгән дә инде. Тагын 341,3 млн сумлык җиһазга контрактлар төзелеп бетеп килә.
182 ИВЛ аппараты, 100 кислород концентраторлары, 28 фибробронхоскоп, 51 күчмә рентген аппараты, 51 УЗИ аппараты, 22 плазма стерилизаторы, 35 кандагы газларны тикшерү аппараты, 223 авырулар өчен монитор, 35 гематологик анализатор, 8 компьютер томографы һ.б. сатып алу планлаштырыла.
Чыганак һәм фото: Башинформ.

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Respublikaga-akcha-kil-232085/
Читайте нас: