+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 апрель 2020, 23:35

Ишек алдына "дезинфекция келәме” җәйдегезме?

Йортка коронавирус үтеп кермәсен өчен табибларның 5 киңәшенә игътибар итегез.

1. Ишек алдына "дезинфекция келәме” — хлорлы сыеклык сеңдерелгән чүпрәк салырга кирәк. Аяк киеме — урамнан йортка пычрак ташый торган әйбер.

2. Урамда кигән саклану чараларын дөрес салыгыз. Кулланылган битлек һәм перчаткалардан тәнгә тидерми генә арынып, аларны аерым капчыкка салырга һәм тыгыз итеп бәйләргә кирәк. Күптапкыр кулланыла торган битлекләрне яхшылап юып, үтүкләү зарур.

3. Өс киемнәре белән өй эченә үтмәгез. Урамда йөргән киемнәрне эчке ягы белән әйләндереп элеп куегыз.

4. Сумкалар һәм пакетларны антисептик белән эшкәртергә кирәк. Шулай ук ачкыч, банк картасы, телефон кебек әйберләр дә дезинфекцияләнергә тиеш.

5. Кибеттән алып кайткан азык-төлекнең төргәкләрен сөртегез, яшелчә-җимешләрне содалап юыгыз.

Фото:navesimoskva.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ishek-aldina-dezinfektsiya-kel-me--ydegezme-234716/

Читайте нас: