+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 апрель 2020, 11:10

СИБУР ярдәмгә килде

Башкортстанның медицина учреждениелары компаниядан эпидемиологик комплектлар кабул иткән.

Башкортстан белән партнерлык кысаларында СИБУР башкаланың 18 санлы дәваханәсенең медицина персоналына кирәк булган мең ярым эпидемиологик комплект җибәрде. Русия масштабында 40 мең комплект махсус костюмнар белән ярдәм күрсәтелгән. Комбинезоннар полимер материалдан тегелгән һәм саклау барьеры таләпләренә җавап бирә.
-Бүген медикларны ышанычлы саклау чаралары белән тәэмин итү бик мөһим, чөнки алар коронавирус инфекциясе белән зарарлану куркынычы зур булган шартларда эшлиләр. Чирлеләр белән бәйләнештә булып та, алар хәвефсезлек зонасында калырга тиешләр,- диде бу уңайдан 18 санлы дәваханәнең баш табиб урынбасары Владислав Голубятников.
Кризиска каршы ярдәм күрсәтү белән бергә, СИБУР “Яхшы эшләр формуласы” дип аталган социаль инвестицияләр программасын тормышка ашыруны да дәвам итә.
Фото: gzt-sv.ru

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/SIBUR-yard-mg-kilde-233383/
Читайте нас: