+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 апрель 2020, 23:15

Ураза башланды

Мөхтәрәм дин кардәшләр, Рамазан ае килеп җитте: бүген кич кояш бату белән айларның солтаны рамазанга кердек. Русия мөселманнарының югары мөфтие Тәлгат Таҗетдин мөселманнарны бу бәйрәм белән котлады.

“23 апрель, кич кояш бату белән рамазан ае башланды. Мөэмин мөселманнар уразага керә. Бу – ашау-эчүдән генә тыелу түгел, нәфсебезне тәрбияләү ае да булып тора.
Карантин көннәрендә шуны аңлыйбыз: аек акыл белән тәртип безгә өйдә утырырга куша. Иншә Аллаһ, бу көннәр дә үтәр. Без җомга, җәмәгать белән тәравих намазларын укудан, ифтардан мәхрүм калабыз. әмма без бүген коммуникацияләр алга киткән заманда яшибез, безгә онлайн очрашулар үткәрергә, гыйлем алырга мөмкинлекләребез җитәкрлек.
Бу бәрәкәтле айны изгелек белән үткәрергә тырышыгыз, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм кулыгызны сузыгыз, Иншә Аллаһ, ураза гаетен бәрәкәт һәм ике дөнья бәхетенә өмет белән каршы алырбыз”.
Шулай ук, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җитәкчесе Айнур Биргалин да котлау сүзләре юллады.
Аллаһы Тәгалә безнең иманнарыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, янында беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәктән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечләр, вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: «Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», - диелгән Рәсүлебезнең хәдис шәрифләрендә.
Һәр барыбызның да тоткан уразаларын, укылган тәравихларыбызны да Аллаһы Тәгалә кабул итсен, саулык-сәламәтлек белән гаетләребездә очрашырга насыйп булсын!

Автор : Әсәдуллина Эльвира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/Uraza-bashlandi-235411/
Читайте нас: