Ераклардан көткән кунак сыман
Кайткан кебек була балачагым,
Картәтием өе, бәләкәй сәке,
Җиз самавыр кайнап утыра.
Картәтием ваклап шикәр вата,
Инәкәй мәрхүм табын уртасына
Китереп куя талкан болгатып.
Картайсам да шул талканның тәмен
Булмас кебек һаман онытып...
Һәркөн картәтием әкрен генә:
- Тор, кызым, - ди сәхәр ашарга,
Сәхәр булгач, талкан ашыйлар, - дип
Сикереп торам талкан ашарга.
Җиләк чәе алда, майлы талкан
Бала кешегә кирәк ни тагын?
Сирәк-мирәк чәйгә манып суырам
Үземә тигән сәхәр шикәрен.
Иртә таңда моңлы азан тавышы,
Колагымны назлап яңгырый.
Изерәтә, йокыларны тәмли,
Онытылмас бер хәтирә булып
Уелып калды бар да күңелдә.
Сагынып искә алам бүген дә.