+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 апрель 2020, 01:05

“Үлемсез полк” акциясе телевидение форматында узачак

9 майда Җиңү көненә багышланган телемарафон башкаланың “Барлык Уфа” телеканалында туры эфирда күрсәтеләчәк.

Марафон барышында Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр һәм котлаулар яңгыраячак. Моннан тыш, телевизион форматтагы марафон кысаларында “Үлемсез полк” акциясе узачак. Сугышта катнашучыларның портретлары һәм герой турында туганнары әзерләгән кыска хикәя яки видеоязма түбәндәге электрон почта адресына җибәрелә ала: [email protected].
“Коронавирус белән булган хәл Җиңү көнен зурлап үткәрүгә үз үзгәрешләрен кертте. Ләкин без бу олы һәм һәркемгә кадерле көнне барыбер бәйрәм итәрбез”, - диде канал җитәкчелеге.
Бу көнне, хөрмәтле ветераннарыбызга, фидакарь тыл хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен +7 (347) 254-70-08 телефоны аша туры эфирда җиткерергә мөмкин.
Телемарафон иртәнге 9да башлана.
Элегерәк “Үлемсез полк” проектын оештыручылар үзләренең әтиләре, әниләре, әби-бабалары хакында хикәяләрне социаль челтәрләрдә бастырырга тәкъдим иттеләр. Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән кешеләр хакында хикәяләр онлайн трансляциядә күрсәтеләчәк.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/lemsez-polk-aktsiyase-televidenie-formatinda-uzachak-238172/
Читайте нас: