+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 апрель 2020, 17:20

Марий Эл да кушылды!

Марий Эл республикасы “Безнең Җиңү көне” масштаблы халык акциясенә кушылды. РФ Президентының Идел буе федерль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле башлангычы белән булдырылган акция Идел буе округында яшәүчеләрне халык коллективына берләштерә.

Идел буе федераль округының киң билгеле җырчылары һәм хор коллективлары композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов иҗат иткән барлык русиялеләргә таныш һәм якын “Җиңү көне” җырын башкарачак. Бу җырны Марий Эл, Мордовия, Чувашстан, Удмуртия, Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре мари, мордва, чуваш, удмурт, татар һәм башкорт телләрендә җырлаячак.
Акциянең төп максаты — ата-бабаларыбызның бөек батырлыклары хакындагы тарихи хәтерне саклау. Бу бөек җыр, яу кырында ятып калган һәм исән геройларыбыз истәлегенә башкарылып, миллионлаган русиялеләрне берләштерәчәк. Бүген Марий Эл республикасы эстафетаны Мордовиядән кабул итте. Нәкъ Мордовия кичә бу акциягә старт бирде һәм “Җиңү көне” җырын башкарды.
“Бик тә чагу, эмоциональ һәм уникаль акция Идел буе федераль округларының иҗат коллективларын төрле телләрдә тыңларга мөмкинлек бирә. “Безнең Җиңү көне” – безнең барыбызны да берләштерә торган, моңа кадәр тарихта булмаган чара. Бу акцияне ел саен үткәрергә кирәк дигән фикердә мин”, – ди Марий Эл республикасының мәдәният, матбугат һә милләтләр эшләре буенча министры Константин Иванов.
“Җиңү көне” җырын “Мари кундем” милли кораллар оркестры белән берлектә Яков Эшпай исемендәге Мари дәүләт филармониясенең әйдәүче солистлары һәм А.И.Искәндәров исемендәге Мари дәүләт хор капелласы башкарды. Профессиональ съемканы “Марий Эл Телерадио” үзизоляция режимы кертелгәнче төшергән.
Съемкалар өчен Марий Эл башкаласының әһәмиятле объектлары сайланган. “Җиңү көне” җыры Ял һәм мәдәният паркында Мәңгелек ут янында, С.Г.Чавайн бульварында Билгесез солдат монументы янында яңгырады.
Бөек Ватан сугышы елларында Мари АССРыннан фронтка 142 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 75 меңе сугыш кырларында яисә әсирлектә һәлак булганнар. Мари республикасыннан 53 кеше хәрби батырлыклары өчен Советлар Союзы герое исеменә лаек булган. 14 хәрби Дан орденының тулы кавалерлары исеме белән бүләкләнгән.
Бу җыр юкка гына сайланмаган. Композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов бу җырда халык батырлыгының бөеклеген дә, югалту ачысын да, тынычлык дип, гомерләрен аямаган кешеләрнең каһарманлыгы өчен рәхмәт сүзләрен дә ачып сала алган. Икенчедән, халык гимнына әйләнгән бу җыр беренче тапкыр нәкъ 45 ел элек яңгыраган. Димәк, Җиңү көне” җыры 2020 ел – юбилей елы.
Җиңү символына әверелгән җырны башкарган видеоролик рус кына түгел, мари телендә дә телевидениедә күрсәтеләчәк, шулай ук популяр социаль челтәрләрдә #НашДеньПобеды, #ПесниПобедыПФО #НашДеньПобеды хэштегы астында урнаштырылачак.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/Mariy-El-da-kushildi-239024/
Читайте нас: