+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 апрель 2020, 17:00

Башкорт теленнән диктантны барлыгы 305 600 кеше язган

Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта узды.

25 апрельдә "Башкорт теле буенча халыкара диктант-2020" акциясе узды. Быел эпидемиягә бәйле рәвештә акция беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Диктантны бөтен дөнья буенча 305 600 кеше язган.

Бөтендөнья башкортлары корылтае матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, онлайн-диктантта Русиянең 18 төбәге һәм 24 чит ил катнашкан, шуларның 39 214е — илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр, 3395е — чит илләрдә яшәүчеләр.

Иң кече катнашучыга — биш (ул Баймактан), ә иң өлкән катнашучыга 96 яшь, ул Ишембай районында яши.
223 мең кеше үз эшләрен bashkdictant.ru к сайттагы шәхси кабинетлар аша язган һәм җибәргән.

Билгеле булуынча, диктант катлаулылыгы буенча өч дәрәҗәгә бүленде: башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен; башкорт телен яхшы белүчеләр өчен; башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен. Төньяк-көнбатыш диалектта диктантны 51 345 катнашучы язган.

Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн дәвамында сайтта урнаштырылачак. Катнашучыларның барысына да "Диктант-2020"дә катнашканлык турында электрон сертификатлар сайттагы шәхси кабинетлара яисә электрон почта аша җибәреләчәк.

Башкорт теле буенча халыкара диктантка “Мирас” җыр һәм бию ансамбле артистлары “Башкорт” җырын башкардылар (Н. Даутов музыкасы, И. Кинҗәбулатов сүзләре).
Фото: Курултай башкир

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/millt/Bashkort-telenn-n-diktantni-barligi-305-600-keshe-yazgan-240462/

Читайте нас: