+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 апрель 2020, 14:20

“Җиңү көне” җырына Удмуртия Республикасы кушылды

Бүген Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җыр марафонына бүген Удмуртия да кушылды.

Ижауда халык акциясенә республиканың иң танылган коллективларының берсе — Академик хор капелласы кушылды. Мондый зур составта артистлар республикада үзизоляцияләү режимын керткәнче үк җыела алганнар.

«Видеоязманың локацияләре игътибарга лаек. Биредә безнең төбәкнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм хәтер символлары: Мәңгелек ут, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл һәм Ижау дәүләт техник университеты янында Калашников исемендәге сквер», — дип билгеләп үтте Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев.

Бөек Ватан сугышы елларында Удмуртия Советлар Союзының иң мөһим хәрби-сәнәгать базаларының берсе булды. Бу республикага Мәскәү, Киев, Тула, Харьков һәм башка шәһәрләрдән 50дән артык эвакуацияләнгән предприятие җиңүгә үз өлешен кертте. Ижау заводы гына да 11 миллионнан артык төп ату коралы — винтовка һәм карабин чыгарды. Бу шул ук класстагы бөтен Германия сәнәгате җитештергән коралга караганда күбрәк.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган җыр марафоны 25 апрельдә старт алды. "Җиңү көне" популяр җырын Мордовия һәм Марий Эл музыкаль коллективлары башкарды да инде. Давид Тухманов һәм Владимир Харитоновның легендар әсәре бүген беренче тапкыр удмурт телендә яңгырады. Бөек бәйрәм гимнына әверелгән бу җырның быел юбилей елы — беренче тапкыр ул нәкъ 45 ел элек яңгыраган.

Юбилей җыр марафонында Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге катнаша. Удмуртия эстафетаны Башкортстанга тапшырачак.
Видеороликларны барлык телерадиокомпанияләр эфирында тыңларга һәм карарга була, шулай ук җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хештеклары буенча табарга мөмкин.

Фото: sgau.ru

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/i--k-ne--irina-Udmurtiya-Respublikasi-kushildi-240380/

Читайте нас: