+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 апрель 2020, 17:05

Президент мөрәҗәгатеннән нәрсә көтәргә?

Русия Президенты Владимир Путин үз мөрәҗәгатендә коронавирус инфекциясенә бәйле хәлләргә бәя бирәчәк.

Бу атнада Владимир Путин коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять буенча ил гражданнарына яңа мөрәҗәгать белән чыгарга мөмкин.

Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы дәүләт башлыгының матбугат секретарена сылтама белән хәбәр итә.

«Киләсе атнада дәүләт башлыгының безнең перспективаларга үз бәясен бирүче яңа белдерүен ишетербез дип уйлыйм», - диде Дмитрий Песков.

Ул билгеләп үткәнчә, үзизоляция режимыннан чыгу этаплап гамәлгә ашырылачак, әмма аларны әле әзерләргә кирәк.

Русия Президенты коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә ил гражданнарына 25 мартта һәм 2 апрельдә мөрәҗәгать иткән иде инде.

Ай башында ул илдә Covid-19 таралуын профилактикалау максатыннан 30 апрельгә кадәр түләүле ял көннәре игълан итү турындагы указга кул куйды. Киләсе айда бу өлкәдә нинди үзгәрешләр буласы әлеге мөрәҗәгатьтән соң көтелә. Моннан тыш, короновируска каршы оештырылган чараларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуына күзәтү ясалачак.

Фото: kremlin.ru


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Prezident-m-r--gatenn-n-n-rs-k-t-rg-240490/

Читайте нас: