+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 апрель 2020, 16:55

Грантлар конкурсында катнашырга ашык!

Гаризаларны 25 майга кадәр тапшырырга мөмкин. Башкортстанның гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды республиканың коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларына иҗтимагый әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне 25 майга кадәр озайта.

Башкортстанның коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалары социаль проектларны гамәлгә ашыручы 9 юнәлеш буенча конкурс заявкалары бирә ала. Болар: «Фән, мәгариф һәм белем бирү»; «Гражданнарга социаль ярдәм итү һәм яклау»; «Гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм»; «Мәдәният, сәнгать һәм тарихи хәтерне саклап калу»; «Әйләнә-тирә мохитне саклау, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру һәм хайваннарны яклау»; «Яшьләр сәясәте» ярдәмче программасы; «Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту»; «Гражданнарның хокукларын яклау, гражданнар җәмгыяте институтларына ярдәм итү»; "Сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен, физик культура һәм спортны пропагандалау". ⠀ Финанслау 40 миллион сум тәшкил итә. Конкурска гаризалар grant.openrepublic.ru сайтында электрон рәвештә 25 майга кадәр кабул ителә. ⠀ Фонд көн саен грантлар конкурсында катнашу мәсьәләләре буенча республиканың коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм күрсәтә һәм консультация бирә. Шулай ук атна саен пәнҗешәмбе көнне белем бирү модульләре уздырыла, аларда грант заявкалары һәм проектлары буенча төп мәсьәләләр карала. 30 апрельдә «Проект сметасын ничек дөрес төзергә?» дигән осталык дәресе була. Трансляция Фондның Инстаграммдагы аккаунтында алып барылачак. Фото:grant.openrepublik.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Grantlar-konkursinda-katnashirga-ashik-244559/

Читайте нас: