+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 апрель 2020, 14:20

“Җиңү көне” җырына Самара өлкәсе кушылды

Бүген «Безнең "Җиңү көне» җыр марафонына Самара өлкәсе дә кушыла, ул Идел буе федераль округында яшәүче барлык кешеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәменә берләштерә.

Самара өлкәсенең географик чикләре йөрәк формасына туры килә торган үзенчәлекле сызыкларга ия. Бүген ул Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан Хәтер һәм дан елында оештырылган «Безнең "Җиңү көне» масштаблы патриотик акциясендә катнашкан башкаручыларның йөрәкләре белән унисонда типте.

Самара өлкәсе эстафетаны Башкортстаннан зур горурлык һәм Идел буе федераль округында яшәүче халык башкаруындагы бөек җырның һәлак булган һәм тере каһарманнарны искә алу йөзеннән миллионлаган русиялеләрне берләштерәчәгенә тирән ышаныч белән кабул итте.

Идел буе федераль округының “Безнең "Җиңү көне” җыр марафонына старт Мордовиядә бирелде. Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда хэштег буенча күрергә мөмкин.

Республика һәм өлкә иҗат коллективларының җырлары 25 апрельдән урындагы һәм федераль телеканалларда, радиостанцияләрдә һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хештеглары астында трансляцияләнә.

Һәр көнне акциягә яңа төбәк кушыла, ә Җиңү көнендә, 9 майда, легендар җыр бу марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак. Идел буе федераль округы төбәкләрендә иҗат коллективларының чыгышлары февраль-март башында коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә Русиядә үзизоляция режимы кертелгәнче яздырылды.

Бүген, чикләнгән чаралар шартларында, Идел буе федераль округы халыклары аеруча яратып башкарган җырларның берсе булган шушы җыр аеруча үзенчәлекле яңгырый. Самара өлкәсеннән проектта легендар иҗат коллективы – П. М. Милославов исемендәге Дәүләт Идел буе урыс халык хоры вәкилләре катнашты. Хәзерге вакытта хор уникаль иҗади берләшмә булып тора, ул югары һөнәри дәрәҗәдә Идел буе халыкларының бай җыр мирасын тәкъдим итә.

Идел буе халык хорының уңышы башкаруның югары дәрәҗәдә булуы, төгәллеге, барлык вокал, инструменталь, шулай ук бию әсәрләре детальләренең филигран бизәлеше белән аңлатыла. Чын сәнгать нәкъ менә шуның белән аерылып тора.

“Менә инде 65 елдан артык Дәүләт урыс халык хорының бөтен эшчәнлеге бөек илебездә патриотик тәрбия бирүгә һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлтелгән, — ди коллектив директоры Виталий Натаров. - Нәкъ
шуңа күрә артистлар җыр марафонында катнашуны үз бурычы дип санады. Без чын-чынлап халык акциясе эстафетасын горурлык белән кабул иттек! Күрше төбәкләрдәге якташларыбызга анда катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт! Безнең өчен бу - дәрәҗә!”

Татарстан Республикасына җыр эстафетасын тапшырганда Самара башкаручылары якташларына кыскача мөрәҗәгать яздырды:
"Сугыш елларында Куйбышев өлкәсеннән фронтка ярты миллионга якын кеше киткән. Һәр икенче кеше кайтмады. Калганнары фронт өчен көчле тыл булды — биредә хезмәт батырлыгы күрсәтеп, җиңү яуладылар. Куйбышев «запас башкала» исемен ала, аның турында бөтен дөнья белә һәм яза. Монда легендар "Ил-2" очкычы ясадылар һәм Сталин бункеры төзелде. Шостакович үзенең Җиденче симфониясен нәкъ менә Куйбышевта имзалаган һәм премьерасын биргән. Моннан бөтен дөньяга Совет мәгълүмат бюросыннан Юрий Левитан сөйләде, ә 1941 елның 7 ноябрендә хәрби парад Бөтендөнья сугышы чорының иң якты вакыйгаларының берсе булды.

“Җиңү көне” – якты, сүнмәс йолдыз булып, Ватан тарихының күк йөзендә балкып торачак. Бөек җыр Идел буе халык хоры башкаруында миллионлаган русиялене һәлак булган һәм исән геройлар истәлегенә берләштерсен!” – дип уртак фикерләрен белдерде Самара җыр акциясендә катнашучылар.
Автор: Зөһрә Исламова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/i--k-ne--irina-Samara-lk-se-kushildi-244221/
Читайте нас: