+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 апрель 2020, 10:59

Көзен бәйрәм итәрбезме?

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын 9 майда зурлап билгеләргә тиеш идек.

Кызганычка каршы, пандемия аркасында аны һәр елдагыча 9 майда билгели алмаячакбыз. Кремль парадның башка вакытка күчерелүе турында белдерде. Бу турыда президент В.Путин карар кабул итте. Карарга ярашлы, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн 2сеннән 3 сентябрьгә билгеләнәчәк. Аңлату язмасында 1945 елда Советлар Союзының Японияне җиңүе Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануына хәлкиткеч өлешен салды диелә.
Шулай итеп, хәзер бәйрәмнең сентябрь башында үтәргә тиешлеге билгеле. Тантанага бик күп чит ил лидерлары чакырылган, тик аларның кайсылары килер, кайсылары килмәс яки килә алмас, әлегә бу хакта тәгаен билгеле түгел. Моңа кадәр бәйрәмгә килергә риза булган Япония дә икеләнебрәк калган. Япония премьер-министры Синдзо Абэ, әгәр тантана 3 сентябрьдә үткәрелсә, бәйрәмгә килмәячәкмен дип белдерде. Сәбәбе: бу очракта Җиңү көненә багышланган чаралар Японияне җиңүгә багышланган булачак. Чөнки 1945 елның 2 сентябрендә ике ил арасында капитуляция турындагы документка кул куела. Премьер-министрның бу чарада катнашуы Курил утрауларның көньяк өлешенең СССР составына керүен тануга тиң булачак. Токио моны 75 елдан соң да кабул итә алмый...

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Лента.ру
Фото: okposad.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/K-zen-b-yr-m-it-rbezme-242667/
Читайте нас: