+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 апрель 2020, 14:20

“Җиңү көне” җырына Татарстан кушылды

Җиңү символы булган бөек җыр бүген беренче тапкыр татар телендә яңгырады.

Бүген Татарстан “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына кушылып, күрше төбәкләр белән бергә композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов иҗат иткән атаклы “Җиңү көне” җырын башкара.
Бу марафон Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган.
Казанда “Безнең Җиңү көне” флешмобы кысаларында чыгыш язу Казан мәдәният һәм сәнгать институты залында — мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы төбәк үзәгендә һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куелган Казан Кремле диварлары янында узды.
Видеороликны язуда РСФСРның, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, “Голос. Дети” тапшыруында катнашучы Айгөл Вәлиуллина, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары катнашты.
Видеоклип төшерү эшләре Татарстан территориясендә үзизоляция режимын керткәнгә кадәр алып барылды.
“Бу акция төбәкләрне берләштерә һәм барлык халыкларның мәдәни берлеген хуплый”, — ди Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева.
“Һәр артист Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акцияләрдә, флешмобларда бик теләп катнаша. Минемчә, илебезне Җиңүгә китергән, яшьлеген, сәламәтлеген һәм көчен кызганмаган сугыш ветераннарына, бабайларга, әтиләргә — үзенә күрә рәхмәт, хөрмәт билгесе”, — дип кичерешләре белән уртаклаша Венера Ганиева.
Быел ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткән Татарстан сугыш елларында Кызыл Армиянең тыл базаларының берсе була. Республикага 70тән артык фабрика һәм завод эвакуацияләнә. ТАССРда 226 мең эвакуацияләнгән кеше сыеныр урын таба,
шул исәптән 15 мең ятим бала. Республикада 50дән артык эвакуацион госпиталь җәелдерелә, аларда 334 мең яралы сугышчы дәвалау курсы уза. Шулардан 207 мең кеше сафка баса. Татарстанда туып-үскән 100 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Республикада туган 186 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, ә Николай Георгиевич Столяров әлеге исемгә ике тапкыр лаек була. Республикадан фронтка киткән 700 мең кешенең һәр икенчесе туган йортына кайтмый. Алар турындагы истәлек 28 томлы Хәтер китабында мәңгеләштерелгән.
Юбилей җыр марафонында Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә катнаша. 28 апрельдә бу акциягә Башкортстан да кушылды. Татарстан эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырачак. Патриотик акция халкыбызның бөек батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау максаты белән төбәк халкын берләштерәчәк.
Видеороликларны барлык телерадиокомпанияләр эфирында тыңларга һәм карарга була, шулай ук җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хештеклары буенча табарга мөмкин.

Фото: sgau.ru

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: