-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Түбән Новгород "Безнең Җиңү көне" марафонына кушылды

Бүген, 1 майда, Түбән Новгород өлкәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Безнең Җиңү көне" масштаблы акциясенә кушылды. Ул Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылды.

Җиңү символына әверелгән бөек җырны А. С. Пушкин исемендәге Түбән Новгород дәүләт опера һәм балет театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков, Түбән Новгород губерна оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев, "Любава" халык җыры ансамбле, Русия милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы җыр һәм бию ансамбленең вокаль төркеме башкарды.

Аларга шулай ук "Голос. Дети" шоуында катнашкан Дарья Лебедева һәм Егор Григорьев, "Jack Daniels Time" кавер-төркеме башкаручылары Владимир Торопыгин һәм Андрей Паньшин кушылдылар.

Видеоролик Түбән Новгород кремлендә, Чкалов һәйкәле һәм "Герой" катеры янында үзизоляцияләнү режимы кертелгәнче төшерелгән иде.
Ролик башында анда катнашучылар Бөек Җиңүгә төбәкнең керткән өлешен билгеләп үтте.

Сугыш елларында өлкәдә предприятиеләрнең уникаль хәрби-сәнәгать комплексы төзелде. Биредә оборона продукциясенең барлык төрләрен диярлек чыгарганнар - коры җир гаскәрләре, авиация һәм флот, шартлаткыч һәм реактив ягулык өчен корал һәм башка җайланмалар.

“Кызыл Сормово” заводы фронтка 12 меңнән артык "Т-34" танкы, 27 су асты көймәсе озатты. Һәр өченче ил истребителе С. Орджоникидзе исемендәге Горький авиация заводында чыгарылган. Горький халкы яралылар өчен кан бирүдә актив катнашкан. Сугыш елларында барлыгы 92 мең литр кан озатылган.

“Безнең Җиңү көне” акциясендә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары, Самара өлкәсе һәм Татарстан катнашты. Түбән Новгород өлкәсе эстафетаны Пермь краена тапшыра.

Идел буе федераль округында Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган җыр марафоны Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләрне бердәм халык коллективына берләштерә. Акциянең төп максаты - ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау.

Идел буе федераль округы җырчылары һәм хорлары русиялеләргә билгеле композитор Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган "Җиңү көне" дигән җырын туган телләрендә башкара. Быел 45 ел тула торган бөек җыр миллионлаган русиялене һәлак булганнар һәм тере геройлар истәлегенә берләштерә.

Республика һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары җырлары урындагы телеканалларда һәм радиостанцияләрдә 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Көн саен акциягә яңа төбәк кушылачак. Җиңү көнендә, 9 майда, легендар җыр марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.

Барлык җырларны социаль челтәрләрдә һәм YouTube каналында #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча табарга мөмкин.

Фото:yadi.sk
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/common_material/T-b-n-Novgorod-Bezne--i--k-ne-marafonina-kushildi-247685/

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: