-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстанда шәһәрләр һәм районнар арасында хәрәкәт чикләнде

30 апрельдә "Югары әзерлек режимын кертү турында" Башкортстан Башлыгы Указына төзәтмәләр үз көченә керде. Яңартылган документта шәһәрләр һәм районнар арасында хәрәкәтне чикләү турында әйтелә.

"Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына төбәкнең муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территориясенә керүче һәм әлеге территорияләрдә теркәлмәгән гражданнарның хезмәт һәм шәхси транспортын үткәрүне чикләргә, моңа пропусклары булган гражданнардан тыш, бакча, яшелчә, дача участокларына, шәһәр яны торак йортларына бару өчен үзизоляцияләү режимын туктату турындагы гаризалары белән шәхесне раслаучы документы булганнар искәрмә булып тора", - дип хәбәр ителә төбәк җитәкчесе указында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: моңа кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук 6-8 майда 1-4нче сыйныф укучылары ял итәчәк, ә мәктәп укучылары 5-11нче сыйныфларда дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк, дигән карар кабул итте.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-sh--rl-r--m-rayonnar-arasinda-h-r-k-t-chikl-nde-247967/

Читайте нас: