+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

30 апрельдән Башкортстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу хакта республика Хөкүмәте карарында әйтелә. Документ нигезендә ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Янгынга каршы махсус режим - янгыннарның таралуын булдырмау буенча өстәмә чаралар.

Аерым алганда, бу чорда торак пунктларның гомум кулланылыштагы җирләрендә учак ягу, чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыклар, материаллар яки әйберләр, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә коры үлән, камылларны яндыру, кырларда учаклар ягу тыела.

Урындагы үзидарә органнары бу режим турында халык арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш.

Фото: "Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-yanginga-karshi-mahsus-regim-kertelde-247972/

Читайте нас: