+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Җиңү җыры” – Пермьдә

Бүген Пермь артистлары һәм музыкантлары Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле башлангычы белән тормышка ашырылучы “Безнең Җиңү көне” акциясе кысаларында 45 ел элек иҗат ителгән “День Победы” җырын башкарды. Аларга эстафетаны Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективлары тапшырды.

Пермь малайлар хоры капеллосының 20 артисты Пермь опера һәм балет театры солистлары – Наталья Кириллова, Владимир Тайсаев, Эдуард Морозов белән бергә башкара. Видеоязма төбәкнең матур һәм истәлекле урыннарында, филармониянең Зур концерт залында төшерелгән. Бу эшләр илебездә үзизоляция режимы игълан ителгәнче башкарылган.
Бөек Ватан сугышы елларында Пермь каре да Җиңү өчен күп тырышлык сала һәм өлеш кертә. Бу төбәктән фронтка авиадвигательләр, дары, пушкалар озатыла. Кунгурдан – итекләр (һәр өченче сугышчы Кунгур итекләрендә була), Лысьвадан – каскалар: 1942 елдан бу завод СССРда совет солдатларына каскалар җитештерүче бердәнбер завод була. Фронт өчен Кизел күмер бассейны шахтерлары, Чусовой һәм Нытва металлурглары, Краснокамск нефтьчеләре, Верхнекамье химиклары эшли. Молотов өлкәсендә эре госпиталь базасы була, зур булмаган шәһәрләр һәм авыллар Ленинградтан эвакуацияләнгәннәрне кабул итә.
– Әни буенча нәнәем Регина Генриховна блокадада кала. 42 ел Петербургта яшәгәннән соң, Ладога күле бозы буйлап Кемерово өлкәсенә алып чыгалар. Ничек итеп хәлсез килеш шыгрым тулы вагоннарда Питердан Кузбасска юл үтүен ул еш искә алды. Шуңа күрә Җиңү җырларының минем өчен никадәр күңелгә үтәрлек булуын мин әйтеп аңлатып бетерә алмыйм... Шул чор турында сөйләгән барлык музыка минем өчен аеруча якын һәм кадерле. Бу җырларны җырлаганда тамакка тыгылган төерне йотып җибәрү авыр. Бу аерым көч таләп итә. Ләкин бу кирәк эш. Кешеләр бу җырларны тыңлаганда киләчәк өчен ничек көрәшүләрен, аларның истәлеге хакына тормыш мәгънәсе хакында яңадан уйланалардыр, дип ышанам, – дип хатирәләре белән бүлешә Пермь опера һәм балет театры солисткасы Наталья Кириллова.
Ике коллектив та Пермь краенда гына түгел, аның чикләрендә дә билгеле. Пермь филармониясенең урыс халык уен кораллары оркестры – халык иң яраткан чагу коллективларның берсе. Быелгы сезонда оркестр 35 еллыгын билгели. Оркестрны оештыручы – Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Виктор Салин. Роликны яздыру Пермь филармониясе видеостудиясе тарафыннан эшләнгән. Малайлар хор капелласы ярты гасырдан артык тарихында үзенең укучылары белән билгее. Хор Русия шәһәрләрендә, халыкара конкурсларда матур уңышларга иерешеп тора. Сәнгать җитәкчесе – композитор һәм дирижер Дмитрий Батин.
Пермь крае эстафетаны Саратов өлкәсенә тапшыра.
Республикалар һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары җырлары урындагы телеканалларда һәм радиостанцияләрдә 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Көн саен акциягә яңа төбәк кушыла. Җиңү көнендә, 9 майда, легендар җыр марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.
Барлык җырларны социаль челтәрләрдә һәм YouTube каналында #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча табарга мөмкин.

Автор : Әсәдуллина Эльвира
Фото: samregion.ru
  • https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/i--iri--Permd-248730/
    • Читайте нас: