+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Таләпләр катгыйлана

4 майдан Башкортстан җитәкчелеге җәмәгать урыннарына чыгу өчен мәҗбүри маска режимын кертә. Димәк урамга чыкканда битлек кию мәҗбүри таләп булачак.

Бу турыда төбәк башлыгы Радий Хабиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә игълан итте. Ул сәнәгатькә һәм гражданнарга битлекләр сатып алу яки ясау өчен "тулы өч көн" бирде. Сәнәгать министрлыгына сату өчен кирәкле күләмдә саклану чаралары белән тәэмин итү йөкләнде. Башкортстан Башлыгы хәбәр итүенчә безнең предприятиеләр150 мең битлек җитештерергә сәләтле икән. Әмма төбәк җитәкчесе андый күләмнең кайсы вакыт аралыгында җитештерү мөмкинлеге барлыгын ачыкламады. Әгәр бу күрсәткечкә бер тәүлек эчендә ирешеп була икән, бу бик яхшы күрсәткеч әлбәттә.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: kommersant.ru
Фото: pixabay.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Tal-pl-r-katgiylana-247545/
Читайте нас: