+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Уку елы кайчан тәмамланачак?

Мәктәп укучылары өчен укуның соңгы көне билгеле булды.

Русия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә уку елын 9нчы һәм 11нче сыйныфларда — 5 июньгә, ә 10нчы сыйныфларда 30 майга кадәр тәмамларга тәкъдим итә.
“1-8нче сыйныф укучылары өчен, уку атнасының дәвамлылыгына карап, укуны 15-16 майга кадәр тәмамларга тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта 15 майдан 25 майга кадәр дәрестән тыш эшчәнлек, өстәмә белем бирү һәм тәрбия программаларын тормышка ашыру буенча өстәмә ярдәм күрсәтергә кирәк.
10нчы сыйныфлар өчен гомуми белем бирү программаларын - 29-30 майга кадәр, 9нчы һәм 11нче сыйныфларга укуларны 5 июньгә кадәр тәмамларга тәкъдим ителә”, диелә ведомство карарында.
Уку вакыты һәм формасы турында ахыргы карарны һәр төбәк, эпидемиологик хәлдән чыгып, мөстәкыйль кабул итә дип билгеләнә.

Фото: lentachel.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Uku-eli-kaychan-t-mamlanachak-248754/

Читайте нас: