+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бөек Җиңү җыры Саратов җирендә яңгырый

Бүген "Җиңү көне" җыры яңадан Саратов җирендә яңгырый. Аны беренче булып СССРның халык артисты Леонид Сметанников җырлый. Танылган һәм һәркем яраткан опера җырчысы, Бөтенсоюз конкурсы лауреаты, Глинка исемендәге вокалистлар, Л. В. Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясе профессоры бүген әлеге әсәрне "Безнең Җиңү көне" җыр марафоны кысаларында башкара. Артист сүзләренчә, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрен һәм бөтен илне бөек бәйрәм - Җиңү көне берләштерә. Бу бәйрәм һәркем өчен изге.

- Бу үлеләр өчен түгел, тереләр өчен кирәк! Бабаларыбызның бөек батырлыклары, аларның безнең тыныч тормыш өчен гомерләрен бирүләрен онытырга тиеш түгел без. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә явызлыкны җиңү көне булсын. Җиңү көне - бөтен планетада яхшылык һәм тынычлык бәйрәме! - диде Леонид Сметанников.

Әле март аенда ук, югары әзерлек һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче, "Җиңү көне" җырын башкару видеоролигы яздырылды. Аңа шулай ук Саратовның А. Шнитке исемендәге өлкә "Хор музыкасы театры" да кушылды. Театрны Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Саратов өлкәсенең шәрәфле шәхесе, профессор Людмила Лицова җитәкли.

Әлеге җыр туып, 45 ел узгач, һәркемнең яраткан Җиңү җыры саратовлылар өчен мемориаль комплекстагы Хәрби һәм хезмәт даны музее территориясендә - Лачын тавындагы Җиңү паркында яңгыраячак. Музей фондында 26 берәмлектән күбрәк тарихи ядкарьләре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугышларда катнашучылар исемлеге, байраклар, бүләкләр, илнең Кораллы Көчләренең кораллары һәм техникасы тупланган. Анда шулай ук авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният; төбәк үсешенә зур өлеш керткән саратовлылар турында коллекцияләр, Саратовның икътисады турында белешмә табарга була.

Билгеле булуынча, 25 апрельдә Идел буе федераль округы төбәкләрендә масштаблы җыр марафоны старт алды. Марафон Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты башлангычы белән оештырылды. Патриотик акция барышында төбәк һәм шәһәр халкы берләшеп, "Җиңү көне" җырын башкара.

Җырлы марафонны Саранск ачты. Акциядә катнашучылар эстафетаны икенче төбәккә тапшыра бара. Саратов өлкәсе артыннан марафонга Ульяновск өлкәсе кушылачак. Әлеге җыр роликларын һәркем күрергә һәм Идел буе халыклары телләрендә ишетергә мөмкин. Моның өчен телеканалларда, төбәкнең радиостанцияләрендә, киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә #песнипобедыПФО һәм #НашДеньПобеды хештеглары белән эзләргә кирәк.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/B-ek-i--iri-Saratov-irend-ya-giriy-249569/
Читайте нас: