+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Без бергә”

Русия Президенты Владимир Путин “Без бергә” бөтенрусия акциясендә катнашучылар белән видеоконференция форматында сөйләшү уздырды.

– Безнең очрашуны хәзер кешеләргә – волонтерларга, коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләренә, эшкуарларга, мәдәният эшлеклеләренә, спортчыларга, журналистларга – гомумән, бу катлаулы көннәрдә читтә калмаучыларга, рухи юмартлык күрсәтүчеләргә, чын гражданлык каһарманлыгы күрсәтүчеләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Мондый киң күңелле, кыю кешеләре белән Русия күптән данлыклы. Һәрвакыт, барлык тарихи чорда без бөтен дөнья белән теләсә нинди афәткә каршы тордык, көчләрне берләштердек. Бу халкыбызның канында, аның генетик, мәдәни кодында.
Волонтерлар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар берләшкәннәр, дәүләткә, җәмгыятькә иңнәрен куйдылар, медицина, социаль учреждениеләрдә эшлиләр, өлкәннәргә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар алуда булышалар, – диде Русия Президенты Владимир Путин һәм сүзне
Бөтенрусия халык фронты җитәкчесе Михаил Кузнецовка бирде.
– Ай ярым элек, илебез коронавирус куркынычы белән очрашкач, без изоляцияләү чорын узу авыр булган өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм итәчәкбез дигән карар кабул иттек. Без хезмәттәшләребез, волонтер-медиклар белән бергә 8-800 “кайнар линия”сен эшләтеп җибәрдек. Ул бушлай номер, аңа һәр кеше шалтырата ала. Башта без аңа өлкән яшьтәге кешеләр шалтырата һәм аларга азык-төлек һәм даруларны өйләренә илтеп бирүләрен сорыйбыз дип планлаштырган идек. Тик бу вакыт эчендә “кайнар линия” бик җитди үсеш кичерде. Хәзер аңа шалтыратулар атнасына ике миллионга җитә.
Кешеләр шалтыратып, ярдәм сорап кына калмыйча, ярдәмне үзләре дә тәкъдим итә. “Кайнар линия”гә шалтыраткан меңләгән волонтер төрлесен тәкъдим итте: кемдер автомобильдә көненә ничәдер сәгать йөрергә һәм табибларны хастаханәгә алып килергә әзер, кемдер башка хезмәтләр тәкъдим итә башлады, – диде Бөтенрусия халык фронты җитәкчесе Михаил Кузнецов.
Сөйләшүдә илнең төрле төбәкләрендә яшәп халыкка социаль ярдәм күрсәтүчеләр катнашты.

Kremlin.ru фотосы.
Автор: Мунир Вафин
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Bez-berg-248532/
Читайте нас: