+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Якутиядән вахта ысулы белән эшләүче якташларыбыз кайтты.

Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче булып үз вахтачыларын Якутиянең Чаяндинск чыганагыннан туган төбәкләренә кайтара башлады. Бүген "Магнитогорск" аэропортына Якутиядән беренче борт кайтты, анда Чаяндинск чыганагында эшләгән 200 кеше бар.

Башкртстан Республикасы - илдә үз халкын COVID-19 таралу учагына әверелгән төбәк урыннарыннан кайтарырга карар кылган бердәнбер төбәк. Кайткач та барлык вахтачыларны Әбҗәлил районы шифаханәләренең берсенә обсервациягә җибәрделәр. Ике атналык карантин һәм медицина тикшеренүләреннән соң алар үз гаиләләренә кайтачак.

Исегезгә төшерәбез: 28 апрель көнне Якутиянең Ленин районында вахтачылар карантинга җавап бирмәүче яшәү шартларына риза булмыйча митингка чыкты. Алар Башкортстан Башлыгына, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, коронавируска тапшырылган пробаларның нәтиҗәләрен ала алмауларын, авырып китүчеләр белән сәламәтләр арасында чикләүләр сакланмавын (барысы да тулай торакта яши), шәхси саклану чаралары булмавын әйттеләр.

30 апрель көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәт киңәшмәсендә вахтачыларның тиз арада өйләренә кайтачагын ышандырды.

- Без аларны икеләнмичә дә кабул итәрбез. Бу - безнең туганнарыбыз, республика халкы. Әйе, бу зур күләмле эш. Алар арасында, һичшиксез, инфекцияләнгәннәр дә бардыр. Бу сәламәтлек саклау системасына җитди йөкләнеш булачак, - диде Радий Хәбиров.

Кайтучылар арасында температурасы булган вахтачылар юк. Алар бик арыган, ләкин аларның кәефләре яхшы, туган якларына кайтуларына бик сөенәләр. Республика Башлыгы вахта эшчеләрен кабул итүне координацияләүне үз Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәшировка йөкләде.

- Радий Хәбиров кушуы буенча без Саха-Якутия Республикасында вахта ысулы белән эшләүчеләрне кабул иттек. Расланган график буенча якындагы өч көндә 1000 кеше кабул ителәчәк. Бер атна эчендә 1800 вахтачы җыелыр дип уйлыйбыз. Аларны обсерваторларга урнаштырачаклар. Анда алар җентекле медицина тикшерүе узачак, даими медицина контроле астында булачак һәм 14 көннән алар үз гаиләләренә кайтачак дип өметләнәбез.

Бүген Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнарыннан һәм Сибай һәм Баймак шәһәрләреннән ватандашларыбыз кайтты. Алар барысы да эш урыннарында тестлар тапшырдылар һәм нәтиҗә аларда вирус юклыган күрсәткән.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Bez-zebeznekel-rne-tashlamiybiz-250437/

Читайте нас: