+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Геройың "Алтын йолдызы" Уфага кайта

9 майда Мәскәүдән Уфага Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның «Алтын йолдыз» медале мәңгелек саклауга тапшырылачак.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

– Көтеп алынган тарихи вакыйганы без югары дәрәҗәдә лаеклы уздырачакбыз, - дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 30 мартында Русия Президенты Владимир Путин Указы белән генерал-майор Миңнегали Шәйморатов, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында немец фашистларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды.

Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.


Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Geroyi--Altin-yoldizi-Ufaga-kayta-251261/

Читайте нас: