+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җиңү җыры - Ульяновскида

“Безнең Җиңү көне” җыр марафонына бүген Ульяновск өлкәсе кушыла һәм легендар “Җиңү көне” җырын ульяновчыларның өч буыны – башлаучы вокалчылардан алып күренекле җырчылар башкарачак.

“Җиңү көне" җыры 45 ел инде Бөек Җиңүнең милли билгесе булып тора. Саратов өлкәсе тапшырган эстафетаны “Волга” җыр һәм бию дәүләт ансамбле солистлары, Ульяновск дәүләт педагогия университеты студентлары, шулай ук патриотик тәрбия өчен милли премия иясе, Русия Федерациясенең атказанган коллективы - “Соловушка” халык иҗаты әгъзалары кабул итеп алды.
“Соловушка” вокал ансамбле яздырган 400ләп җырны Русиянең бөтен төбәкләрендә, шулай ук Украина, Германия һәм Белоруссиядә җырлыйлар. Коллектив “Президент ярышлары” исемле бөтенрусия мәктәп укучыларының спорт ярышларында гимн авторы, 2019 елда исә бөтенрусия дельфий уеннары бу иҗади оешманың автор җыры белән ачылды.
“Ульяновчылар бу җырны төбәгебезнең билгеле объектлары һәм Бөек Ватан сугышы вакыты вакыйгалары фонында җырлады, - дип бәян иткән “Соловушка” халык коллективының җитәкчесе, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Нужина. – Без “Безнең Җиңү көне” проектында катнаша алуыбыз белән горурланабыз. Бу акция бездә өч буын – яңа гына җырлый башлаган, инде барсы да яраткан күренекле артистлар һәм педагоглар башкаруында яңгырый”.
Ульяновчылар Бөек Җиңүгә зур өлеш кертәләр. Аларның батырлыгы турында архив материаллары сөйли. Фронтта да, тылда да Җиңүне якынайту өчен бар көчләрен салалар. Сугыш елларында Ульяновскига автомобиль заводы эвакуацияләнә, анда 7,8 мең автомобиль җыела. Һәр өченче патрон Володарский исемендәге патрон заводында эшләнә. Яугирләр өчен һәр дүртенче шинель Ульяновск фабирасында тегелә. Өлкәнең 26 госпиталендә 133 мең офицер һәм яугир дәвалана.
Ульяновск өлкәсендә туып-үскән коралчы Алексей Судаев икенче бөтендөнья сугышында иң яхшы автомат дип табылган корал ясый. Цильнинский районынан сугышка чакырылган Петр Усачев исә Җиңүнең тере символына әверелә: 1945 елның 9 маенда ул Рейхстаг бинасында үзенең имзасын калдыра һәм Бөек Җиңүнең датасын яза. Шул фотография бөтен дөнья матбугатында басылып чыга.
“Безнең Җиңү көне” җыр марафоны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле башлангычы белән старт алды һәм ул округтагы бөтен 14 төбәктә дә үтәчәк. Акциягә Мордовия, Марий Эл, Удмурия, Башкортстан, Татарстан, Самара, Нижегород, Саратов һәм Пермь өлкәләре кушылды.Ульяновск өлкәсе эстафетаны Пензага тапшыра. Видеороликлар Русиядә үзизоляця режимы кертелгәнче төшерелгән. Видеоклипларны “Вконтакте”, “Одноклассники”, “Фейсбук” социаль челтәрләрендә һәм Инстаграммда #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хэштеглары буенча табып карарга була.

Автор : Әсәдуллина Эльвира
Фото: potokmedia.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/i--iri--Ulyanovskida-250863/
Читайте нас: