+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Пхукеттан якташларыбыз кайтты

Шунда ук вирус таралуын булдырмас өчен кирәкле чаралар күрелде. Кичә "Уфа" халыкара аэропорты U6-3645/3646 "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясе рейсын каршы алды.

Анда Башкортстанның 15 кешесе, күрше төбәкләрнең 40 гражданы һәм Екатеринбургка очасы 37 пассажир кайткан. "Уфа" аэропортына төшкән барлык туристлар Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән кайнар ризык һәм эчемлекләр белән тәэмин ителде. Терминаллар буенда аларны махсус әзерләнгән автобуслар көтте, шул рәвешле аларны обсерваторга илттеләр. Удмуртия, Татарстан республикалары, Ульяновск, Ырынбур һәм Түбән Новгород өлкәләре хакимиятләре үз туристлары өчен Уфадан төбәкләргә автобус рейсларын оештырды. Барлыгы "Урал авиалинияләре" борты Пхукеттан 116 туристны алып кайтты. Ватандашларны беренче булып "Платов" аэропорты (Дондагы Ростов) каршы алды, анда дәүләт чиге режимы, чик буе һәм таможня контроле процедуралары үткәрелгән. Уфа аэропортында транзит рейска хезмәт күрсәтү өчен Терминал-2 ачылган. Коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен барлык кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар күрелгән. Фото: glava.rb

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Phukettan-yaktashlaribiz-kaytti-250018/

Читайте нас: