+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Вахтачыларны обсерваторда 21 көн тотачаклар!

Башкортстанга Якутиянең Чаянда чыганагында эшләүче 1800 вахтачы кайта. Ул урын коронавирус инфекциясе таралуның бер үзәгенә әверелде. Уфа аэропортына инде анда эшләүчеләр белән 4 самолет кайткан, иртәгә тагын 2 самолет көтелә.

- Беренче дүрт борт - 400 кеше, әлегә бу кешеләрдә инфекция булуы-булмавы аңлашылмый. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор, Русия Федерациясе баш инфекционисты күрсәтмәсе буенча, обсерватор алар өчен 14 түгел, ә 21 көн дәвам итәчәк. Бу карар минем һәм безнең Сәламәтлек саклау министрлыгыныкы түгел. Коронавируска каршы көрәш кагыйдәләре тәҗрибә белән язылган.

Обсерваторларда без кешеләр өчен яхшы туклану булдырырга, көнкүреш шартлары, саклау оештырырга тиеш. Әлбәттә, бу хәл - Сәламәтлек саклау министрлыгына бик җитди йөкләнеш. Әгәр анда инфекция йоктыручылар проценты югары булса, бер-ике көч эчендә ике ай аралыгында коронавирус ачыкланган кешеләр саны җыелырга мөмкин, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аңлатканча, Якутиядән килгән вахтовикларның беренче партиясеннән авыру билгеләре булган бер кеше дәваханәгә урнаштырылган инде. Калганнары анализлар тапшырган, профилактик терапия үткәрелә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Vahtachilarni-observatorda-21-k-n-totachaklar-251342/

Читайте нас: