+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Вирусны бергәләп җиңик!

Республика шәһәрләрендә битлекләр таратыла башлады.

Республика шәһәрләрендә яшәүчеләр җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен ала алачак.

3 майда Башкортстанда #МаскаВПомощь республика акциясе старт алды, аның барышында ике көн эчендә республиканың 6 шәһәрендә яшәүчеләр 50 000 медицина битлеге алачак.

Волонтерлар гражданнарга азык-төлек кибетләрендә, даруханәләрдә, АЗСларда һәм башка җәмәгать урыннарында битлекләр таратачак.
Бүген Уфа республика акциясе кысаларында медицина битлекләре алган беренче шәһәр булды. Шәһәрнең җиде районында 5әр мең битлек таратылган. Аларны “Бердәм Русия” төбәк Башкарма комитетының “Безнең кайгырту” проекты волонтерлары, Республика волонтерлык хәрәкәте үзәге һәм яшьләр инициативалары, Уфа шәһәренең волонтерлык штабы вәкилләре таратты.

Көн дәвамында 3 000 битлек Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Мәләвез һәм Күмертау шәһәрләренә китерелгән. Әлеге битлекләрне муниципалитетларда оператив штаб волонтерлары һәр теләүчегә 4 майда 13:00 сәгатькә кадәр таратачак. Шулай ук, 4 майдан 9 майга кадәр урыннарда волонтерлар республика халкына "Георгий тасмалары" да таратачак.

Медицина битлекләре һәм тасмалар алырга мөмкин булган урыннар турында киңкүләм мәгълүмат чаралары акцияләрдә катнашучы һәр муниципалитетка хәбәр итәчәк.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Virusni-berg-l-p-i-ik-250227/

Читайте нас: