+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Вирусны берләшеп җиңик!

Башкортстан дәүләт медицина университеты студентлары ярдәмгә ашыга. Республикада Башкорт дәүләт медицина университеты нигезендә коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча волонтер-медиклар штабы оештырылды.

#МыВместе коронавирус пандемиясе вакытында үзара ярдәм күрсәтү акциясе халыкка коронавирус таралуга каршы көрәштә ярдәм күрсәтергә әзер булган кешеләрне берләштерә. Башкортстанда актив әзерлек эшләре бара. БДМУ волонтер-медиклары карантинда һәм үзизоляциядә булган кешеләргә, шулай ук өлкән һәм аз хәрәкәтле гражданнарга ярдәм итү өчен төбәк кайнар линиясен булдырачак, республиканың өлкән кешеләренә азык-төлек, беренче кирәк-ярак товарлары һәм дарулар сатып алуда ярдәм итәчәк. Фото:bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Virusni-berl-shep-i-ik-253938/

Читайте нас: