+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Владимир Путин һәм Александр Лукашенко фикер алышты

Дәүләт җитәкчеләре Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек, ике яклы мөнәсәбәтләр һәм эпидемиягә каршы көрәш турында сөйләште.

Русия Президенты Владимир Путин һәм Белоруссия президенты Александр Лукашенко телефон аша ике яклы мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары, интеграцион структуралар кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Русия Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Шул исәптән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары, интеграцион структуралар кысаларында үзара хезмәттәшлек, аерым алганда, Союз дәүләте линиясе буенча аерым кадрлар мәсьәләләре турында сүз барды", - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Анда Лукашенко Русия коллегасына "Җиңүнең 75 еллыгына парадны әзерләү һәм Беларусьтагы вәзгыять турында" мәгълүмат бирде, дип билгеләп үттеләр.

"Дәүләт башлыклары эпидемиягә каршы көрәш өчен ике илдә күрелә торган чаралар турында мәгълүмат алмашты", - диелә хәбәрдә.

3 май көнне Лукашенко Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә оештырылган хәрби парад Белоруссия өчен тирән идеологик һәм эмоциональ әһәмияткә ия, шуңа күрә ул, коронавирус китереп чыгарган авыруның пандемиясенә карамастан, гамәлдән чыгарыла алмый, дип белдерде. Элегрәк президент сишәмбе көнне Минскка башка дәүләтләр башлыкларын Җиңү парадына килергә чакырды.

Фото: vk.com


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Vladimir-Putin--m-Aleksandr-Lukashenko-fiker-alishti-253536/

Читайте нас: