+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Якташларыбыз Төркиядән кайтты

6 майда "Уфа" халыкара аэропорты Антальядан "Аэрофлот" авиакомпаниясенең SU-2143 рейсын кабул итте.

Башкортстанга республиканың 21 кешесе һәм башка төбәкләрдән 72 вәкил кайтты. "Уфа" аэропортына килгән барлык туристлар Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән кайнар аш һәм салкын эчемлекләр белән тәэмин ителде.
Кайтып төшкәч, 55 кеше, шул исәптән башкортстанлылар, обсерваторга җибәрелде. Татарстан, Удмуртия, Чувашстан, Чиләбе, Ырынбур, Түбән Новгород өлкәләре һәм Пермь крае туристларын югарыда санап үтелгән төбәкләр хакимиятләре автобус белән кайтаруны оештырды.
Бу рейс белән барлыгы 160 ватандашыбыз кайтарылган. Башкортстан башкаласына кадәр самолет Дондагы Ростовта төшеп утырган, анда дәүләт чик буе һәм таможня контроле процедуралары үткәрелгән.
"Уфа" аэропортында хезмәт күрсәтү өчен халыкара авиалинияләр терминалы эшләде, коронавирус инфекциясен кертү һәм таратуны кисәтү буенча барлык чаралар да тәэмин ителде.

Фото: Рөстәм Гайсин

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yaktashlaribiz-T-rkiyad-n-kaytti-253391/

Читайте нас: