+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өченче министр коронавирус йоктырган

Болай барса, Хөкүмәттә сәламәт кеше калмаячак.

Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова коронавирус йоктырган, дип хәбәр итә РБК. Бу хакта министрның матбугат сәркатибе Анна Усачева сөйләде.

Усачева билгеләп үткәнчә, Любимованың авыруы җиңел формада уза, дәваханәгә салу турында сүз бармый. Коронавируска тест уңай булып чыккан. Любимова өйдә генә, ә эш киңәшмәләрен онлайн режимда үткәрә.

Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, бу инде Русия министрлар кабинетының коронавирус йоктыручы өченче әгъзасы. Элегрәк инфекцияне премьер-министр Михаил Мишустинда таптылар, соңрак Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевның йоктыруы билгеле булды.

Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/chenche-ministr-koronavirus-yoktirgan-254530/

Читайте нас: