+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җиңү бәйрәме

Якынлашып килгән Җиңү бәйрәме турында Кыргыз-Миякә авылында яшәүче МИНЗИЛӘ БИЛАЛОВАның өр-яңа шигырен тәкъдим итәбез.

Җиңү көнен бәйрәм итә илем
Ямьле язлар җиргә килгәндә.
Ап-ак тунын салып, җиңел сулап
Яшел күлмәген ул кигәндә.
Горурлана халкым, туган җирен
Бирмәгәнгә фашист кулына.
Герой исеменә лаек күпме халык
Һәйкәл куя кызы, улына.
Әсир булып җирдә яшәр идек
Рәхмәтлебез апа, абыйлар.
Сугыш яланында кан коелган,
Ятим калган күпме сабыйлар.
Сабырлыгын җуймый тол хатыннар
Авырлыкны тойган иңендә.
Печән чапкан, утын әзерләгән
Ял итмичә кайчак төнен дә.
Тик хыялда алар йөреткәннәр
Без яшәгән рәхәт тормышны.
Ил тарихын беркем онытмасын,
Һәм күрмәсен ачы язмышны.
Читайте нас: