+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кайдадыр кискен чаралар кирәк

Кичә Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча элегрәк кабул ителгән чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Шулай ук көн тәртибендә – яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш кысаларында кертелгән эпидемиягә каршы чикләүләр режимыннан этаплап чыгу буенча тәкъдимнәр булды.

– Без федерация субъектларында коронавирус таралуга бәйле ситуациянең төрлечә булуын күрәбез, - дип билгеләп үтте Владимир Путин. – Әйткәнебезчә, кайдадыр кискен, үз-үзен аклаган профилактик чараларны үтәргә, хәтта тулыландырырга кирәк, ә кайдадыр аларны йомшартуны планлаштырырга мөмкин. Тик галимнәр, белгечләр фикеренә таянып, барлык факторларны һәм мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрне исәпкә алып кына.

Фото: glavarb.ru

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kaydadir-kisken-charalar-kir-k-254686/

Читайте нас: