+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

9 майда юл хәрәкәте чикләнәчәк

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында 8-9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар вакытында Уфада урам-юл челтәре участоклары вакытлыча ябылачак.

Аерым алганда, 8 һәм 9 майда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр хәрби техника хәрәкәте маршруты буенча хәрәкәт чикләнәчәк: «Уфа» аэропорты – Уфа-Аэропорт автомобиль юлы – З.Вәлиди – Цюрупа урамы – Октябрьнең 50 еллыгы урамы – Октябрь проспекты - «Горсовет» тукталышында борылыш – Октябрь проспекты – Октябрьнең 50 еллыгы урамы - Революцион урамы – Ленин урамы - Пушкин урамы - Совет мәйданы.

Шулай ук, 8 майда 22.00 сәгатьтән 9 майның 12.00 сәгатенә кадәр Совет мәйданында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү булачак.

Уфа шәһәре хакимияте шәһәр халкына һәм башкала кунакларына хәрәкәтне чикләү мәсьәләсен аңлау үтенече белән мөрәҗәгать итә, мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм хәрәкәт маршрутын алдан планлаштырырга тәкдим итә.

Фото: mk.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/9-mayda-yul-h-r-k-te-chikl-n-ch-k-258891/
Читайте нас: