+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Бүген “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына Ырынбур өлкәсе кушылды

Бүген Ырынбур өлкәсе Идел буе федераль округының масштаблы «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны эстафетасын кабул итә.

Ырынбурга эстафетаны Киров өлкәсе тапшырды.
Нәкъ 45 ел элек Давид Тухманов һәм Владимир Харитонов җырын беренче тапкыр Леонид Сметанников башкарды һәм шул вакыттан бирле ул бөтен дөнья кешеләрен берләштерүче гимн булды.
Изге бәйрәм алдыннан Идел буе халкы танылган Ырынбур дәүләт академия урыс халык хоры башкаруында «Җиңү көне» җырын ишетә алачак.
Бу чыгыш Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты башлангычы белән оештырылган «Безнең Җиңү көне» масштаблы җыр марафонының финал аккорды булачак.
Идел буе федераль округының 14 төбәгендәге танылган иҗат коллективлары ике атна дәвамында иң яраткан һәм күптән инде халык җырына әверелгән «Җиңү көне» җырын башкару эстафетасын бер-берсенә тапшырды.
Мордовия Республикасында «Безнең Җиңү Көне» Идел буе федераль округы җыр марафонына старт бирелде. Акциядә катнашучылар эстафетаны күршеләренә тапшырды.
– Без бу эстафетаны шатланып кабул итәбез. Шулай итеп Ырынбур дәүләт урыс халык хоры артистлары Идел буе халкын Җиңү көне белән котлады. Мин хор белән бергә Давид Тухмановның атаклы композициясен башкарганда хис-тойгыларның күтәрелешен тоям.
Бу, әлбәттә, гади булмаган җыр. Анда безгә кадерле тойгылар шулкадәр салынган ки, аны башкача башкарып та булмый. Җырлыйсың, һәм сине үз халкың, үз илең, җиңгән, бирешмәгән кешеләр өчен горурлык хисе биләп ала, — ди коллектив солисты Владимир Решетков. — Буыннан-буынга коллектив артистларына бу әсәрдә салынган мәгънәләргә сакчыл караш тапшырыла.
«Җиңү көне» җырын коллектив инде 25 ел башкара. Һәм һәр артист аның дулкынландыргыч һәм кыю интонацияләренә бөтен җанын сала. Ырынбурда инде традициягә әйләнде: җырның беренче интонацияләрендә көчле алкышлар яңгырый, музыка белән кушылып, тантана атмосферасын тулыландыра.
Ырынбур җире Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Бөек Ватан сугышы фронтларында 411 мең ырынбурлы сугышкан. 187 меңе сугыш кырларында мәңгегә кала. 43 ырынбурлы - Дан орденының тулы кавалеры, 235е Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 65 меңнән артыгы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Ырынбур өлкәсенә 90 предприятие эвакуацияләнгән. Ырынбур җире фронтка 1 595 самолет һәм меңләгән комплектлау җайланмасы озаткан. Сугыш вакытында Ырынбур төбәге 240 мең эвакуацияләнүче өчен йорт була. 4 ел эчендә шәһәр госпитальләренә 28 095 яралы һәм авыру килгән. Ырынбур өлкәсе дәүләткә 124 миллион тонна ашлык, 6,2 миллион тонна ит һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тапшырган.
— Ырынбур фронтка снарядлар һәм мина, патроннар һәм гранатлар, самолетлар һәм бронепоездлар биргән. Орск никеле һәм Бугуруслан нефте, беренче Ырынбур газы һәм пеницилин яралы сугышчыларның гомерен саклап калган, — дип сөйләде хор артисты Алексей Карев.
— “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” — бу Ырынбурның, бөтен илдәге кебек үк, төп законы булды.
Оештыручыларның уе — Идел буе федераль округының бөтен территориясе буенча регионнан регионга башкару эстафетасын тапшыру үз максатына иреште. Җыр берничә көн эчендә миллионлаган кешеләрне берләштерде, рухның көченә һәм бөеклегенә ышаныч бүләк итте. Җыр озак еллар бәйрәмнең алыштыргысыз символларының берсе булып тора, анда җиңү һәм югалтулар, ватандашларыбызның батырлыгы бөеклеге һәм яу кырында туганнарын югалткан миллионлаган гаиләләрнең шәхси трагедиясе берләшкән. Идел буе федераль округы төбәкләрендә иҗат коллективларының чыгышлары 2020 елның февраль-март башында, коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә Русиядә югары әзерлек режимы таралганчы языла. Хәзер, чикләнгән чаралар шартларында, Идел буе федераль округы халыклары телләрендәге иң яраткан җырларның берсен мондый башкару аеруча чагу төс ала. Республикалар һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары җырлары төбәк телеканалларында 25 апрельдән трансляцияләнде.
Акциягә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан республикалары, Самара, Түбән Новгород, Саратов өлкәләре, Пермь крае, Ульяновск һәм Пенза, Киров өлкәләре дә кушылды.
9 Май, Җиңү көнендә, җыр марафонында катнашкан барлык музыка коллективлары башкаруында легендар җыр яңгыраячак.
Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хэштегы буенча карарга мөмкин. Җырны округның иң популяр радиостанцияләре тапшыра.


Фото: sgau.ru

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/B-gen-Bezne--i--k-ne--ir-marafonina-Irinbur-lk-se-kushildi-257707/

Читайте нас: