+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

К-вирус бәйрәм көненә үзгәрешләр кертә

7 май көнне Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уздыру мәсьәләләре буенча онлайн-брифинг узды.

– Юбилей кысаларында республикада күпсанлы бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла. Әмма әлеге авыр санитар-эпидемиологик хәл һәм коронавирус инфекциясе таралуы куркынычы уңаеннан Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уздыру срокларын соңрак чорга күчерү турында карар кабул ителде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча, берничә генә мөһим чара үткәреләчәк. Шулар арасында Мәскәүдән Уфага Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз” медале кайтарылу һәм Милли музейга мәңгелек саклауга тапшырылу, – дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.

"Үлемсез полк" соңрак срокка күчерелә, ә республикада "Полк 2020" интернет-порталы эшли башлады. Башкортстан халкы анда үз каһарманнары турында мәгълүмат урнаштыра ала. Бу – "Үлемсез полк"ның санлы аналогы, ул ветераннар турында хәтерне саклап калу бурычын үти.

Урындагы вакыт белән 19.00 сәгатьтә төбәктә Гомумрусия "Бер минут тынлык" акциясе гамәлгә ашырылачак. Барлык муниципаль берәмлекләрдә 23.00 сәгатьтә бәйрәм салюты планлаштырылган. Шулай ук 23.50 сәгатьтә "Җиңү фонариклары" Гомумрусия акциясе узачак.


Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/K-virus-b-yr-m-k-nen--zg-reshl-r-kert-257119/
Читайте нас: