+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Премиядән калмагыз!

2018-19 еллар өчен фән һәм техника өлкәсендә дәүләт яшьләр премияләренә конкурс материалларын кабул итү башланды.

Премияләр 2002 елда Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән республиканың фәнни потенциалын үстерү һәм иң талантлы яшь галимнәрне бүләкләү максатларында гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр бирелә. Премия күләме 150 мең сум тәшкил итә.

Премиягә фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары, аспирантлар, докторантлар, шулай ук халык хуҗалыгы белгечләре тәкъдим ителергә мөмкин.

Аларның яше 35тән артырга тиеш түгел.

Премияләр турында нигезләмә һәм дәгъва алу өчен кирәкле документлар исемлеге (формалары) Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: mmpsrb.ru.

Эшләр 2020 елның 1 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 10нчы йорт, 24нче кабинет, Министрлыкның талантлы яшьләргә һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү бүлеге.
Фото: министрлык сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/yashlek/Premiyad-n-kalmagiz-258882/
Читайте нас: