+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Вахтачылар кайтты

Кичә “Уфа” аэропорты “Ямал” авиакомпаниясенең ике рейсын кабул итте. Анда Чаянда чыганагыннан республикага вахтачалар кайтты.

SYL-9232 Талакан-Уфа беренче рейсы 133 пассажир кайтарды. SYL-9243 икенче рейсы белән Мирный поселогыннан республикабыз башкаласына 160 кеше кайтты.
Кешеләр кайтып төшү белән “Роспотребнадзор” белгечләре пассажирларның тән температурасын тикшерде, соңыннан вахтачылар автобуслар белән обсерваторларга озатылды.
Самолетларда пассажирлар калмагач, “Республика дезинфекция үзәге” вәкилләре бортларда дезинфекция эшләре үткәрде.
Фото: "Уфа" аэропортының матбугат хезмәте
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Vahtachilar-kaytti-257105/
Читайте нас: