+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңа дәваханә май ахырында ачылачак

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең facebook битендә яңа йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше турында яза.

“28 мартта бу урында тигез ялан иде. Хәзер биредә йогышлы авырулар хастаханәсе төзелә. Ул безгә бик тә кирәк. Май ахырында
ул беренче пациентларны кабул итәчәк. Иске "инфекционка" күптән мораль яктан искерде, шуңа күрә якын елларда яңасын барыбер төзергә туры килер иде. Хастаханә инфекцияле пациентлар белән медицина фәненең иң алга киткән юнәлеше буенча эшләячәк.

Хәзер корпусларны җыю дәвам итә, идәннәрне җәю төгәлләнеп килә, вентиляцияне монтажлау буенча эшләр алып барыла.
Төзекләндерү буенча да эшләр башланды: агачлар утыртылган, брусчатка һәм бордюр ташы җәелә, чистарту корылмаларын төзекләндерү алып барыла,” — дип яза Башкортстан Башлыгы.
Фото: m.facebook.com
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ya-a-d-vahan-may-ahirinda-achilachak-256550/
Читайте нас: