+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

"Алтын Йолдыз" кайтты!

Бүген, 9 майда – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләгән көндә Мәскәүдән Башкортстанга мәңгелеккә саклауга Русия Герое, легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка бирелгән “Алтын Йолдыз” медале кайтты.

Уфа аэропортының кызыл юлында медальне Русия Федерациясе герое Николай Анатольевич Злобин тантаналы кабул итте. Хәрби техника озатуында “Алтын Йолдыз”ны Уфаның үзәк урамнары буйлап Совет мәйданына алып килделәр.
Исегезгә төшерәбез, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелде.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, республика халкы Миңнегали Шәйморатов исемен балачактан белә. “Аның биографиясе искиткеч. Бер генә киносценарист та мондый тормыш уйлап чыгара алмас иде – сугышчан, маҗаралы һәм, бер үк вакытта, шулкадәр фаҗигале дә...” – диде ул.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: glavarb.ru
Фото: glavarb.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/Altin-Yoldiz-kaytti-259875/
Читайте нас: