Тантананы БСТ телеканалы Русиядә җитештерелгән уникаль Hydra Arm кронштейн белән трансляцияли. Бу - дистанцион идарә ителә торган махсус оператор краны. Бөтен дөньяда Hydra Arm - режиссерлар һәм операторлар тарафыннан танылган сыйфат билгесе.
Русия техникасының мөмкинлекләрен NAB 2018 халыкара күргәзмәсендә киң бәяләделәр. Бу Лас-Вегаста, АКШта уза торган бөтен кино- һәм телеиндустрия өчен төп вакыйга.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә ул Кырым күперен ачуда катнашкан. 9 майда машина Уфа халыкара аэропортыннан Совет мәйданына кадәр бөтен автоколонна белән бергә бара.
Фото: bashinform.ru