+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ил башлыгы котлый!

Владимир Путин бүген халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясый.

Бүген – 9 Май! Бүген – Җиңү көне!
Моннан 75 ел элек, нәкъ шушы көнне дөнья тарихындагы иң куркыныч, иң күп корбаннар китергән Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Бөтен Җир шарын яулап алырга омтылган фашистик Германия үзенең җиңелүен рәсми рәвештә танырга мәҗбүр булды. Совет халкы, совет гаскәрләре килеп азат иткәнче фашистлар оккупациясе астында яшәгән дәүләтләр иркен тын алды. Бүген зур бәйрәм!
9 Май – Җиңү көне уңаеннан РФ Президенты Владимир Путин русиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак.
Видеотрансляция 10.00 сәгатьтә узачак.
Ил башлыгының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песковның алданрак белдерүе буенча, Владмир Путин Җиңү көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салачак. Шуннан соң русиялеләргә мөрәҗәгате көтелә.
Эфир федераль каналларның тапшырулар сеткасына кертелгән. Трансляция Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башлана.
Быел БөекҖиңүнең 75 еллыгына багышланган парад коронавирус пандемиясенә бәйле күчерелде. Тантаналы чаралар соңрак уздырылачак.
9 майда Җиңү Парадының һавада һәм суда узасы өлешләре көтелә. Үлемсез полк акциясе онлайн режимда уздырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/Il-bashligi-kotliy-257466/
Читайте нас: