Башкортстанның күпмилләтле халкы исеменнән ул Советлар Союзы геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллин һәйкәлләренә чәчәкләр салды. Ә алар янында Мәңгелек ут яна.
Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң тантанада катнашучылар Бөек Ватаннан кайта алмаган яугирләрне тынлык белән искә алды.