Русия Президенты Владимир Путин, Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, Александр бакчасында Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек утка ал розалар салды.
Владимир Путин ел саен 9 майда Кремль дивары янында Билгесез солдат каберенә венок сала. Гадәттә, бу тантана Кызыл мәйданда Җиңү парадыннан соң уза. Ләкин быел эпидемиологик вәзгыять аркасында чара үзгәрешләр кичерде.
Бүген Президент бәйрәмгә бәйле тагын берничә чарада катнашачак. Шулар арасында авиация парадын карау да бар.