+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров Бөек Җиңү көне белән котлады

Кадерле ветераннар!Чын йөрәктән сезне илебез тарихындагы мөһим дата – Бөек Ватан сугышынды Җиңүнең 75 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм!

9 май – ул каһарманлык һәм дан, күпмилләтле халыкның батырлыгы алдында баш ию, мәңгелек хәтер һәм җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәт белдерү көне. Бу көн сез бар гомерегезне, күпьеллык хезмәтегезне багышлаган Ватаныбыз өчен горурлык һәм патриотлыкның бетмәс чыганагы булып хезмәт итә.
Бу көнне без яу кырларында, кулларына корал тотып, һәм тылдагы хезмәте белән көтеп алынган Җиңүне якынайтучыларның барысын да хөрмәтлибез.
Сезнең батырлыгыгыз ярдәмендә бүгенге буын тыныч күк астында яши. Һәм бүген дә сез сафта каласыз, яшьләр өчен үрнәк булып торасыз. Сезнең рух көче һәм чын патриотлык хисе зур хөрмәткә лаек.
Сезнең алда баш иябез һәм бар Башкортстан халкы исеменнән рәхмәт әйтәбез.
Ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Озын гомер һәм аяз күк йөзе!
Бөек Җиңү көне белән!
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/Radiy-H-birov-B-ek-i--k-ne-bel-n-kotladi-259472/
Читайте нас: