+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 Май 2020, 19:00

"Уфа" аэропортына Якутиядән 140 вахтачы кайтты

10 майда "Уфа" аэропорты "Якутия" авиакомпаниясенең SYL-9238 Талакан-Уфа рейсын каршы алды.

Борт республика башкаласына 140 вахтачыны алып кайттын, алар коронавирус эпедемиясе баулган Чаянда яткылыгында эшләгән. Һава судносы бортына санитар табиблар һәм аэропорт вәкилләре күтәрелде. Пассажирларның температурасын тикшерделәр, аларны трап янында көтеп торган автобусларга утырттылар һәм обсерваторга җибәрделәр. "Бүгенге көндә без 1210 республикабыз кешесен кабул иттек, 1800 вахтачы кайтыр дип уйлыйбыз. Якындагы өч көндә без 140 кеше белән өч борт кабул итәчәкбез. Шулай ук хәзер анда дәвалануда булган гражданнарны эвакуацияләү мәсьәләсен дә карыйбыз. Федераль власть кайтару регламентын эшли. Минемчә, тиздән бу гражданнарны ничек кабул итәргә һәм аларны туган ягыбызда дәвалау буенча киңәш алырбыз. Без бу эшне башкарып чыгарбыз. Бездә инде страховка вариантлары да бар. Кайтучыларның барысы да обсерваторларда яши, зарланмыйлар", - дип сөйли Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов. Фото: "Уфа" аэропорты.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ufa-aeroportina-Yakutiyad-n-140-vahtachi-kaytti-261370/

Читайте нас: