Коронавирус эпидемиясе белән бәйле шартларда барлык чараларда катнашучылар саны минималь булды, кешеләр күпләп җыелмады, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлде.
Халык чараны өйдән чыкмыйча республика телеканалының туры эфирында күзәтте. Барлыгы 3 меңгә якын залп атылды.
Шулай итеп, республикабыз Бөек Җиңүнең 75 еллык олуг юбилеен тантаналы шартларда һәм лаеклы каршылады һәм билгеләп үтте.
Барчагызны да чын-чыннан бөтенхалык бәйрәме белән тәбриклибез! Көннәребез имин, күкләребез аяз булсын! Сау-сәламәт булыгыз! Барыбызга да бәрәкәтле гомер насыйп итсен!
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/i-g-75-el/Ufada-salyutlar-g-rl-de-260968/